КАНТОН и. фр. 1) Кайбер дәүләтләрдә административ-территориаль берәмлек. Канаданың Квебек провинциясе, Швейцариянең кантоннарында булган хокукларның уннан бере дә юк иде әле ул «суверен» республикаларда. Ватаным Татарстан 2) тар. ХVIII–XIX гасырларда Башкортстандагы административ округ. Аның шулай икәнлеген типтәрләрнең бер төбәктә булмыйча, таралып утырулары да раслый (Уфа кантонында – 6278 кеше, 4 волостьта; Бөре кантонында – 8348 кеше, 8 волостьта; Тамьян-Катай кантонында – 5703 кеше, 1 волостьта; Бәләбәй кантонында – 1633 кеше, 5 волостьта; Эстәрлетамак кантонында – 428 кеше, 2 волостьта). Д.Исхаков. [М.Галәү] 1919 да Башкортстан АССР Мәгариф халык комиссариатының кантон бүлегендә, 1920 дә Оренбург, Мәскәү шәһәрләрендә мәгариф системасында һәм нәшриятларда эшли. Казан утлары 2) тар. Татарстанда 1921–1926 еллардагы административ-территориаль берәмлек. Шул рәвешле Татарстан 67,126 квадрат километр мәйдан җирлектәге һәм баштарак 10, соңрак 13 кантоннан тора торган республика буларак барлыкка килә. Казан утлары. Булачак шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Чаллы кантонының Иске Теләнче авылында дөньяга килә. Казан утлары |