КАНТКОМ и. рус тар. Кантон комитеты. Кичә Голҗа канткомы аның эт-башын вә сыер-аягын бөек Мао Цзе-дун хәзрәтләренең коммунистлар фиркасеннән чыгарып, чүплеккә ыргытты! А.Хәлим. Хәлле крестьяннарга карата кантком ике генә гамәлне белә: кулга алырга, мөлкәтен туздырырга. Ф.Сафин. Хәтта бераз ачылып та куйды ул безгә: «Кантком күләмендә дә, үзебезнең волость оешмасы тирәсендә дә фаш ителеп бетмәгән кулак агентлары бар. Шулар аяк чала», – диде. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә