КАНТА’ТА и. ит. 1) муз. Солистлар, хор һәм оркестр өчен язылган зур күләмле тантаналы вокаль-инструменталь әсәр. Хәер, Роза Мөхетдинова Җәүдәт Сөләйман сүзләренә иҗат иткән «Тамырлар» кантатасын тыңлаганда ук, Резеда Галимованы гамьле җырчы итеп хәтерләп калган идем. А.Юнысова. Күпсанлы җырлар, пьесалар, кантата, оратория, симфонияләр – һәммәсе музыкаль мирасыбызның алтын фонды. С.Зыялы

2) әд. Аерым бер тантанага яисә мифологик темага багышланган, одага охшаш борынгы лирик шигырь төре. Р.Харис – утыздан артык поэма, дистәгә якын шигырь циклы, йөздән артык җыр, романслар, кантаталар авторы. Ф.Хәсәнова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә