КАНТАРЛЫ с. 1) Кантарлары булган, зур-зур каты кисәкләрдән, кантарлардан торган. Аяк астында кантарлы кирпеч ватыклары. М.Юныс. Тәрәзә артында катып, тәмам бозлавыкланган кантарлы юлдан, буш арбасын яман доңгырдатып, бер атлы узды. М.Хәсәнов. Кантарлы тар юл буйлап җил-җил барды да барды [Исхак]. А.Гыйләҗев

2) күч. Җиңел булмаган, сикәлтәле, катлаулы. Алга таба шушы язучы кантарлы иҗаты белән әдип икәнен исбат итәргә тиеш. Р.Батулла. Тәүфыйк үзе дә элеккеге җилкенчәк, тау-ташларны актарып ташларга әзер торган эшче егет түгел, тормышның ачысын-төчесен байтак татыган, мәкер, хөсет дигән кантарлы тормыш сукмакларыннан узып, күптән инде киң юлга чыккан. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә