КАНТАР и. гр. Нинди дә булса каты әйбернең формасыз зур кисәге (мәс., балчыкның, җирнең һ.б.). Бераз тын алгач, [гәүдәне] аска томырдылар. Кантарларны куптарып, шатыр-шотыр төшкәне ишетелде. Х.Камалов. Шартлау бик көчле була, каты балчык кантарлары әллә ни ерак атылмаса да, вак кисәкләр шыбыр-шыбыр будка түбәләренә коела, әллә кайларга оча иде... Р.Кәрами. Аста эңгер-меңгер, төрлечә таралып яткан искитмәле дәү таш кантарлары, кыя ватыклары. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә