КАНСЫРА’У ф. иск. Бераз кан чыгып, кан күренеп тору; канланып тору. Әҗәленә дәва көтеп кансырый Кылыч белән туракланган барча җан. Ф.Гыйззәтуллина

Кансырап китү Кисәк, көтмәгәндә кансырау

Кансырап тору Озак вакыт кансырау; кансыраган хәлдә булу. Бер кулы белән кансырап торган икенче кулын каплаган каравылчы һәм үз батырлыгына үзе хәйран калган Карлыгачның карашлары очрашты. А.Хәлим

Кансырый төшү Беркадәр кансырау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә