КАНСЫЗЛЫК и. 1) Кансыз булу, азканлылык. Егет арык куллары белән кансызлыктан агарып беткән битен уа-уа, чурык-чурык борынын тарта-тарта мышкылдый башлады. Р.Батулла 2) күч. Мәрхәмәтсезлек, рәхимсезлек, кешелексезлек. Дус санаган кешесенең тирә-якта явызлыгы, наданлыгы, кансызлыгы һәм ришвәтче булуы белән дан тоткан прокурор икәнен белеп алгач, төрмәдәшләре дә канын кыздырырга үз өлешләрен кызганмаганнар. Р.Мирхәйдәров. Дөньяны аз булса да кабахәтлекләрдән, гаделсезлекләрдән, кансызлыктан һәм башка бик күп яман гадәтләрдән чистартып булмасмы ди-ди, гомер буе язам бит инде, югыйсә тырышам, җан-фәрман киләм үземчә!... Ә ул пычрана гына бара... Ф.Баттал. Теленнән, моңыннан, милләтенең рухи тамырларыннан коточкыч тизлек белән ераклашып баручы бүгенге буын вәкилләренең күзендә – бушлык, мәнсезлек, кансызлык. Казан утлары |