КАНСЫЗЛАНУ ф. 1) Кан качу, төссезләнү. Йөзе кансызланып калган

2) күч. Мәрхәмәтсезләнү, рәхимсезләнү, кешелексезгә әйләнү. Ләкин әлеге сугышта кеше нәфислекне тоймас була, кансызлана дигән сүз дөрес микән? Г.Бәширов

Кансызлана бару Торган саен ныграк кансызлану. Соңгы елларда еш кына балаларыбызның шәфкатьсезләнә, кансызлана баруыннан зарлану ешайды. Э.Шәрифуллина

Кансызлана башлау Кансызлануга йөз тоту. Менә бит элек-электән шундый бер сүз бар: сугышта озак йөри торгач, кеше кансызлана башлый, аның йөрәге тупасланып, кешедә кыргый, хайвани тойгылар өстенлек ала, диләр. Г.Бәширов

Кансызлана төшү Тагын да ныграк кансызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә