КАНСЫЗ с. 1) Каны аз, каны беткән. Бу күзләр каный да белми. Алар кан эчеп кансыз калган. А.Хәлим 2) Агарынган, каны качкан; төссез. Гадәттән тыш яссы һәм кансыз йөзенең урта бер җирендә биек һәм бераз бөкре борынының төбе һәрвакыт бераз юешләнеп тора; тирәләре канлы, зур һәм акаюлы күзләреннән һәрвакытта бите буенча яшь ага. Ш.Камал 3) күч. Рәхимсез, мәрхәмәтсез, явыз. Шатлык та түгел иде ул, иң кадерле нәрсәнең юкка чыгуы аны бу вәхши дөньяга, кансыз чынбарлыкка тоташтырып торган элемтә җепселләрен шытыр-шытыр өзде шикелле ---. З.Хәким. Андыйларны шул борынгы заманнарда кансыз байлар үзләренең кальга-крепостьларында гына эшли торган булганнар... М.Маликова. Артык каты күңелле, кырыс, кансыз иде яңа рәис. Н.Әхмәдиев |