КАНСУ с. Кан кебек, кан төсендәге. Иң элек Камилнең күзенә ташланган нәрсә иңеннән-иңенә кансу ал ут шәүләсе белән капланган офык булды. М.Әмир. Кара күктә йөзгән китек ай да Ни өчендер аның күзенә, Канга баткан пилоткасы кебек, Кансу кызыл булып күренә. М.Фәйзуллина. Әле без бирегә килеп туктаганда гына, һава чалт аяз, көнбатышта офык буйдан-буйга кансу кызыл иде. С.Сабиров |