КАНО’НИК II с. Классик кагыйдәләргә туры килгән, гомуми кабул ителгән, үрнәк дәрәҗәсендәге. Шигъриятендә ул ритмик төгәллеккә һәм рифма-кафия төгәллегенә өстенлек бирсә дә, дүртьюллыкларын арадаш кафия белән бизәргә дә ярата («Тама торгач» – а-а; а-а), сонет, баллада кебек Көнбатыштан иңгән каноник шәкелләр мөмкинлекләреннән иркен файдалана. Т.Галиуллин. Бүгенге көндә әсәрнең бердәнбер каноник тексты сакланып калган. И.Гафаров. --- сонет жанры татар шигъриятендә мантып китә алмаган, дөресе, бөтенләй булмаган, чөнки аның формасы каноник һәм бик катлаулы, мескен татар язучысының башы, акылы җитәрлек, теше үтәрлек кенә түгел. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә