КАНОНА’ДА и. фр. хәрби Күпсанлы артиллерия орудиеләреннән озак вакыт яисә еш-еш ату һәм шуннан ишетелгән көчле гүләү тавышы. Ул ашыкмыйча, чын күңелдән сөйләшә, ә мин аның сугышта дошман канонадасыннан катырак кычкырып тавыш ярыларын өзүен һәм карлыккан тамагыннан чыккан «ура» белән сугышчыларны атакага күтәрүен күз алдыма китердем. Ә.Мушинский. Пенути халкының аларга каршы торырлык көче юк. Моны шул яктан ишетелгән туплар канонадасы буенча да аңларга була иде, ләкин инде алар да ишетелми. И.Хуҗин. Әлегә монда тыныч, сугыш канонадасы ишетелми. Р.Кадыйров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә