КАННИБАЛИЗМ и. фр. 1) Кеше ашаучылык. «Тарих куласасы адәмнәрне янә вәхшилек һәм каннибализм чорына кайтара түгелме?» дигән зәһәр сорау туа. А.Тимергалин. Бу вакытта Яңа Гвинеядә каннибализм (кеше ашау) закон белән тыелган булган инде. Шуңа күрә кеше ашаучыларны төрмәгә ябып куйганнар. Т.Миңнуллин

2) Бер биологик төрдәге хайваннарның бер-берсен ашау күренеше; төр эчендәге ерткычлык. Шул сәбәпләр аркасында бер пробиркага бер урыннан җыйган бер төрдәге үрмәкүчләрне тутырырга ярамый. Шуның өстенә алар арасында каннибализм (бер биологик төрдәге хайваннарның бер-берсен ашау күренеше) киң таралган. Ә.Халидов

3) күч. Ерткычлык, рәхимсезлек. Менә хәзер цивилизацияле каннибализм килде, мине ашарга җыенасыз... Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә