КАННИБАЛ и. фр. кит. 1) Кеше ашаучы; вәхши кеше. [Хания:] Кем ул каннибал? [Аймәт:] Кеше ашауцы. Т.Миңнуллин. Ул үзен бер каннибал итеп сизде. М.Кәбиров. Рус чыганаклары, тарихи романнар, фильмнар, дәреслекләрдә, хәтта балалар өчен чыгарылган китапларда без – явызлык эквиваленты, сабый балаларны ашаучы каннибаллар, чәчәк аткан Русьне 300 ел буе «иго» чиктергән, талаган, изгән, каһәрләгән затлар буларак танытылабыз... Казан утлары

2) күч. Чиктән тыш рәхимсез, ерткыч кеше. Бел, каннибал, сиңа туры килер Җир астында бездә кышларга. М.Җәлил. «Демократия» дип җәелеп китеп, Комсызларга яман көч бирдек. Бандитлык һәм азгынлыкны татып, Калигула заманына кайтып, Илдә каннибаллар үстердек. Ф.Тарханова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә