КАНЛЫ с. 1) Кан каплаган, канланган. Дерелдәгән керфекләре арасыннан чак кына күренеп калган дөнья атынып китте, һәм ул әнисенең канлы бите, алтын-көмешләре, чүпрәк-чапраклары белән буталып, урыныннан кузгалган җир белән әйләнергә тотынды. А.Хәмзин. Булат бәк, тән сызлавын басып, канлы авызыннан соравын төкерде: – Барча Казан җиренең баш карачысын шушылай мәсхәрәләргә ничек батырчылык иттең, Хәмзә бәк? М.Әмирханов. Заһитның канлы күлмәкләре белән Фатыймаларга килүе үзенең «дуслары»ннан качуы иде. Ф.Яруллин

2) Кан агып торган, кан саркып торган (яра һ.б.лар тур.). Урамда булмасын, мәктәптә булмасын, ихатада булмасын, маңгае, тез башлары, терсәкләре канлы яра, кутыр белән каплана, күгәрмәгән җире калмый иде. Ф.Садриев

3) Үтерешү, күп кешеләр һәлак булу белән бара торган (сугыш һ.б.). Әмма Марат абый барыбер алар белән кешечә сөйләшүләр алып бара, русларны тынычландыру өчен, бөтен көчен куя, нәтиҗәдә, бу бәрелеш зур канлы вакыйгага әйләнми. Ф.Бәйрәмова. Ун көннәр чамасы барган канлы көрәш дәвамында ике яктан да югалтулар күп була. А.Хәсәнов. Волхов тирәсендә барган канлы сугышлар вакытында аларның часте чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә... Казан утлары

4) күч. Рәхимсез, кешелексез

Канлы яшь Зур кайгы, борчудан бик нык әрнү турында. Яңа гына әле, яңа гына Язмыш суккан иде яңагыма, Канлы яшьләремне сөртә-сөртә Йөгердем мин бары алга гына. Ф.Яруллин. Күздән түгел, йөрәгеннән Тама канлы яшьләре. Ә.Ситдыйкова. Канлы якшәмбе тар. 1905 елның 9 гыйнварында Санкт-Петербургта патшага петиция белән барган эшчеләрнең тыныч демонстрациясен (140 мең кешедән артык) патша гаскәрләреннән аттырган көн (революция башланып китүгә этәргеч биргән вакыйга). Канлы якшәмбе бөтен илне тетрәтә, миллионлаган кешеләрдә самодержавиегә каршы көчле нәфрәт тудыра. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Тарихта ак таплар калырга тиеш түгел икән, нигә әле 1905 елның 9 гыйнварын, ягъни «канлы якшәмбе»не, Лена елгасы буенда йөзләгән эшчеләрне аттыруны да онытырга, ди? Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә