КАНЛАНУ ф. 1) Канга буялу, канлы булу. Шуннан соң калган кешеләрне тугры булучылыкка канланган кылыч үбү илә ямин иттереп, һәрбер кешегә ясак салды. Һ.Атласи

2) Кан басу, кан каплау. Кайгылардан, күрче, Канланды күземнең алмасы. Һ.Такташ

Канланып бетү Тәмам канга буялу, канга бату. Болыннан маллар кайта башлагач, авыл халкы, Алыпның чиләнеп, канланып беткән ярым үлек гәүдәсен дарагач янында калдырып, көтү каршыларга таралды. Р.Батулла

Канланып тору Канланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә