КАНИФОЛЬ и. гр. махс. Ылыслы агачларның сумаласыннан ясала торган уалучан, пыяласыман матдә; сәмих (сәнәгатьтә изоляция өчен һәм җилем буларак, шулай ук кыллы уен коралларының смычокларын ышку өчен кулланыла). Карагай сумаласыннан – канифоль, скипидар, кабыгыннан таннин алалар. Ботаника. Монтажда эшләүче кызлар, бүлмәне канифоль исе белән тутырып, тырышып-тырышып ябыштыралар, ә үзләре астыртын гына яңа инженерга күз ташлап алалар иде. И.Гази. Наратның үзагачын эшкәртеп, эфир майлары, скипидар, канифоль, дегет алалар. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә