КАНИ’СТРА и. ингл. Бензин, май, су һ.б.ш. сыеклыклар салып саклау, ташу өчен, тоткычы һәм борып ябыла торган герметик капкачы булган, металл, алюминий, пластик һ.б. материалдан эшләнгән савыт. Чакырылмаган кунакларның тагын бер зыянлы ягы бар: каршыбыздагы чишмәгә суга чыктың исә, тиз генә алырмын димә: канистралап та, флягаларга, шешәләргә тутырып та һаман шул үткенчеләр су алып ята. З.Кыдашева. Айбулат якташлары белән мунчага баргач, «суынып киткән ич» дип, мичкә утынны шыплап тутыра һәм ишек төбендәге канистрадан утка соляр бөрки. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә