КАНИ’КУЛ и. лат. 1) Мәктәптә һәм уку йортларында укуларның тукталып тору вакыты; тәгътил. Ул чаңгы шуам дисәң – көн саен берәр тау алыштырсаң да, кышкы каникулыңа җитәрлек. К.Кәримов. Мозаффар каникуллар вакытында Казандагы остаханәсендә эшләде. М.Маликова. Кифая безнең бусаганы атлап кергән көнне, каникулым да тәмамланмаган килеш, мин Казанга китеп бардым. Р.Габделхакова 2) Парламент эшендә тукталып тору вакыты. Моннан ике көн элек Дәүләт Советы Президиумының парламент каникулыннан соң беренче утырышы булып узды. Ватаным Татарстан. Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы депутатлары, җәйге каникулга киткәнче, Россиянең истәлекле даталар исемлегенә яңа истәлекле датаны – Россиядә ислам дине рәсми кабул ителгән көнне кертүне сорап Федерация Советы башлыгы Сергей Миронов исеменә мөрәҗәгать юллаган иде. Казан утлары |