КА’НЕЧКЕЧ с. 1. 1) Кан эчә торган; кан белән туклана торган. Тик канечкеч кигәвеннәр безелдәвеннән гайре тавыш ишетелмәде. М.Әмирханов. Хәнәфи җавап бирергә дип авызын ачкан иде, идәндәге, өстәлдәге кәгазьләргә күзе төште дә әйтер сүзен онытып катып калды: аларда дөньядагы иң кабахәт хәшәрәтләр ясалган иде – кыргаяк, таракан, елан, канечкеч ярканатлар... М.Маликова. Һәр чокыр, һәр канау мөлдерәмә тулы, кояш астында кайнап чыгардай була, канечкеч хәшәрәтләр өчен менә дигән инкубатор. К.Кәримов 2) күч. Мәрхәмәтсез, каты күңелле, кансыз, явыз. Сталинга, халыклар атасына, бөтен дөньяга бәхет, тынычлык өләшүчегә канечкеч капиталистлардан башка кем каршы булсын. Н.Әхмәдиев. Таланган кәрван ияләре, таланган калаларның башлыклары миңа илче күндерделәр: алар канечкеч башкисәр Кара Йосыфтан коткаруымны үтенделәр. Р.Батулла. Сугышның никадәр хәтәр икәнен белә иде ул. Әмма бу чаклы канечкеч һәм кешелексез булыр дип башына да китерә алмаган иде. Г.Гыйльманов 2. и. мәгъ. Каты күңелле, явыз, мәрхәмәтсез кеше. – Хәсән! Син бит безнең кан түгәргә теләмәгәнне беләсең, – диде Фәрит. – Соң шундый канечкечне тере калдырыйкмыни? И.Хуҗин |