КАНДИЛ и. гар. Берничә шәм яки электр лампочкалары куела торган зур шәмдәл. [Карадәрвиш:] Мөлек сүрәсе, бишенче аять: хактыр ки, сезгә иң якын күкне кандилләр белән бизәдек. Р.Батулла. Гыйбадәт башланыр алдыннан, чиркәү хезмәткәре, люстраны ыргак ярдәмендә якынайтып, озын таяк башындагы кечкенә факел белән андагы шәмнәрне кабызып чыккан да кандилне үз урынына кайтканчы ук ыргактан ычкындырган. К.Шакиров |