КАНДИДАТЛЫК и. Кандидат булу. Шул рәвешле мине ике мәртәбә исемлектән (Г.Тукай исемендәге бүләккә кандидатлыктан) төшереп калдырдылар. Г.Бәширов. Кандидатлыкка частьта гына кабул итсәләр, партия әгъзалыгына алу – Габделнур өчен истәлекле вакыйганың иң мөһим өлеше – Мәскәүдә икән. Р.Кәрами. Радио тарихын кандидатлык диссертациясе итеп якларга җыенган, КГБ архивларындагы материалларны да өйрәнгән бер журналистым бирде миңа аны. Ә.Рәшит |