КАНДИДАТ и. лат. 1) Кая да булса сайланырга, җибәрелергә, ниндидер эш башкарырга һ.б.га билгеләнгән кеше. Без Сездән иң лаеклы кандидатыгыз турында белешмә җибәрүегезне көтеп калабыз. Г.Морат. Чөнки мин – баш технолог, күпләрнең уйлавынча, ул урынга лаеклы бердәндер кандидат идем. Р.Мирхәйдәров 2) Ниндидер вазифага, эшчәнлеккә һ.б.га туры килүче, иң лаеклы дип саналучы кеше. Дәүләт иминлеге сагында торучы органнар үзләренә шымчы булырдай кандидатларны еш кына бәхеттән өлешсез калганнар, нәүмизләр арасыннан эзлиләр һәм табалар да. А.Тимергалин. [Рәүф:] Баҗайлыкка кандидатлар арасында Азат – беренче! Л.Лерон 3) Кандидатлык диссертациясе яклаучыга бирелә торган гыйльми дәрәҗә һәм шул дәрәҗәне алган кеше. Утыз бер яшьлек фәннәр кандидаты, төпле сүзле, чын мәгънәсендә эшлекле яшь галим, әлбәттә, республика җитәкчеләре күзенә дә чалына. Ф.Галимуллин. Фәннәр кандидаты булгач, дус-ишләре күптер инде... К.Кәримов. Әйттем мин сиңа җиде ел элек: энем, дидем, югары уку йортына кер, дидем, һич югы аспирантура тәмамла, фәннәр кандидаты бул, фәнни анализ белән яшәргә өйрәнерсең, дидем... Ф.Баттал |