КАНДАШ и. 1. Туган, кардәш кеше. Эндәшегез, кандаш, нәселдәшләр, Гомер буе көтә Ил-табын... Р.Әхмәтҗан 2. с. мәгъ. 1) Бертуган. [Хәйруллин] бит минем кандаш энем. Ә.Айдар. [Карчык:] – Монысын кандаш туганыңнан төпчен, – дигәч, Рәхимҗан ирексездән телен шартлатты. Кандаш туган?! --- Сафия аның сеңлесе булып чыгамы? Н.Гыйматдинова 2) Тугандаш, кардәш; борынгы бабалары уртак булган. Кайчандыр кандаш бабайлар җиңелгән Бәйгеләрне күңелемнән кичерәм. М.Әгъләм. Туганым, ыруым, кандашым, тыңлачы! Р.Әхмәтҗан. Ишә алмый кандаш халыкларны, Ишә алмый ятлар яу белән, Бармак белән төртеп тишкән кебек Алалар бит аны ау белән. М.Әгъләм 3) Рухи яктан нык бәйләнгән. Ай янында Зөһрә йолдыз калган, Кандаш булып Сөембикәгә... Ф.Гыйззәтуллина. Зур булмаган иҗат мирасындагы һәр шигырь ярдәмендә шагыйрь укучы – милләттәше, кандашы, рухташы белән сөйләшә. С.Рәмиев. Үз кандашы, галим-голәмасы Аны саткан чакта ятларга, Бугаздагы ачы төер булып, Ватанына кайтты татар да! Л.Лерон |