КАНДАЛА’ ҮЛӘНЕ и. бот. Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан тармакланып үсә һәм ак яки сары чәчәк ата торган көчле исле үсемлек (элек кандала бетерү өчен кулланылган); русчасы: клоповник. Ачыклыктагы кандала үләне ачы җилдә чайкала. А.Расих. Көнбагыш, горчица, шепкән кебек культуралардан һәм кандала үләненнән дә шактый күләмдә бал алырга мөмкин. Г.Тавлин. Ерактан күренгән шоссе юлындагы автомобиль утларына каранып, ул күптән сөрелмәгән һәм кандала үләне басып киткән кыр аша каберлеккә таба юл тотты. Р.Зарипова |