КАНДАЛА и. 1) Ярым каты канатлылар отрядына караган, кеше каны белән туклана торган паразит бөҗәк. Кандалалар бигрәк тә борчый башлаган чак иде. Ә.Гаффар. Мөнирҗаннарның танкы дошманның әллә ничә ут ноктасын изде, пехотасын кандала урынына сытты, пулемёттан кырды. Кайнар сугыш булды ул. Н.Әхмәдиев. Сәндерә башларында, такта ярыкларында эреле-ваклы, төн буе кан эчкән кып-кызыл кандала иде. З.Зәйнуллин 2) Үлән бете, телә, гөблә. Аргамактан ат туа, кандаладан бет туа. Мәкаль. Ә ул канәфер – сирин инде – бер дә бер заманны, тәмам шау чагында яшел корттан – сасы яшел кандаладан – тәмам гаҗиз була. Ә.Гаффар 3) күч. Явыз, кансыз, шәфкатьсез кешеләргә карата әйтелә. Кандала син! Затсыз җаһил! Ялганлыйсың! Кушмадылар сиңа! Гаепләмә үткән заманны! Ахмак замана ахмак кешеләрне тудырмый! Р.Батулла ◊Кандала оясы Кандаласы күп булган бүлмә; кысан, тар, бик аз урынлы бүлмә, берәр җиһаз. Кайберләре инде атна-ун көн тикшерелмичә, чират көтеп тора, бу кандала оясында озак тотудан зарланып, шау-шу кузгаталар. С.Сабиров. Кандала туе Кандала күп булган урын.Төрмә күңелсез, анда тычканнар һәм сәке тулы кандала туе. М.Җәлил. Кандала урынына сыту Изү; мөмкинлекләрне чикләү. Гитлер власте зур, көчле гигант машина әле, кандала урынына сыта ул сине. Х.Камалов |