КАНВА и. фр. 1) Тапкырлап чиккәндә кулланыла торган крахмаллап эшләнгән челтәрсыман тукыма. Ак мамык киндергә канва белән затлы бизәкләр, әтәч сурәтләре чигелгән озын сөлгене солдатлар өй әйбере итеп кызыксынып карыйлар. Ф.Хөсни. Бәдриҗиһан да, Зәйтүнә дә әниләренә ярдәм итәләр: канва чигәләр, сөлге башлары, карават кырыйлары бәйлиләр. М.Гариф. Озак та үтмәстән ул башлары канва белән чигелгән ап-ак сөлгегә сөртенә-сөртенә килеп керде ---. Ә.Фәйзи

2) күч. Нәрсәнең дә булса нигезе; төп линиясе. Мәхәббәт маҗаралары белән бәйле мавыктыргыч борылышлар, укучыны кулда тоту максаты белән уйлап табылган көтелмәгән хәлләрне сурәтләүгә маһирлык, сюжет канвасының ирекле чигелүе ягыннан Т.Галиуллин әсәрләре Көнбатышта «Декамерон»нан башланып, ничә гасыр дәвамында яшәгән «азгынлык, алдакчылык романнары»н («плутовской роман») искә төшерәләр. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә