КАНӘФЕР и. гар. бот. 1) Зәйтүнчәләр семьялыгыннан аерча таҗ яфракчыклы, шәмәхә, кызыл, ал, ак чәчәк ата торган тәбәнәк агач (куак); сирень. Төштән соң безнең сарай кабарып торган зур ябалдашлы канәфер агачы һәм ишегалдында ялгызы гына биек булып калкып торган (куаклыклар исәпкә керми) алыптай нык имән күләгәсенә яшеренә. Ә.Мушинский. Читән белән уратып алынган, канәфер, балан куакларына чумып утырган Шәрифелҗамал түти йорты Аргыяк урамның урта бер җирендә. Т.Мөбарәков. Ә ул канәфер – сирин инде – бер дә бер заманны, тәмам шау чагында яшел корттан – сасы яшел кандаладан – тәмам гаҗиз була. Ә.Гаффар 2) Шул агачның чәчәкләре. Урамнан узучы яшь-җилбәзәк, бигрәк тә кызлар, канәфер чәчәгенең урам якка салынып торган зур-зур тәлгәшләренә сокланып, бу яклардан аерылып китә алмыйлар. Г.Бәширов. Данәгөл, җиңелчә генә кагылып китеп, кунак егете алдына канәфер чәчәкләре төшерелгән ташаяк тәлинкә куйды. А.Хәсәнов 3) Канәферчәләр семьялыгыннан бер яки күпьеллык үләнчел яки ярымкуак үсемлек; шуның хуш исле төрле төстәге чәчәге (канәфер чәчәк); русчасы: гвоздика. Төнге салкында басып тора-тора, инде шиңә, сула да башлаган канәфер чәчәкләрен, бераз уңайсызлана төшеп, Резидә Рудольфка сузды: – Исән-сау гына кайтып җиттеңме, кадерле энебез безнең! – диде ул, керфек очларына эленгән күз яшьләрен җемелдәтеп. Р.Вәли. Ул яшәреп киткән, битләре алланып тора, иреннәренә елмаю эленгән, кулында кызыл канәфер чәчәкләре. Ф.Садриев 4) Мәрсидчәләр семьялыгыннан алсу яки ак төстәге вак чәчәк ата торган мәңге яшел тропик агач; хуш исле һәм майга бай бөреләре парфюмериядә, медицинада, микроскопик техникада кулланыла 5) Шул агачның киптерелгән бөреләреннән ясалган аштәмләткеч. Качып эчә алу мәртәбәгә әверелде, «аек туй» кунаклары чоланнан чыкмады, киңәшмәләргә керәсе кызыл чырайлар кершән белән акшарланды, тыйнак сөйләшүләрдә лавр яфрагы, әнис, тмин, канәфер кебек тәмләткечләр авыздан төшмәде. К.Кәримов |