КАНӘГАТЬЧЕЛ рәв. 1. с. Булганга канәгать була белүче. Шул ук вакыт татарның бу «уртача» дигән әхлакый сыйфатына ач күз, комсыз булмаска, канәгатьчел булырга чакырган мәкальләрне дә кушарга кирәк. Н.Исәнбәт 2. рәв. мәгъ. Канәгатьлек кичереп, канәгать була белеп. Тормышлар әйбәт: ашыйм-эчәм дисәң – мул ризыгы, киим дисәң, төрледән-төрле киеме бар, канәгатьчел булып яшәргә өйрәнүе генә ай-һай авыр икән. Юлдаш |