КАНӘГАТЬСЕЗЛӘНҮ ф. 1. Канәгатьсезлек туу, риза булмау. Алар белән беррәттән әсәрдә төрле җәнлекләр, кошлар, мифик затлар да очрый. Алар кешеләр кебек сөйләшәләр, уйланалар, эшлиләр, яраталар, канәгатьсезләнәләр. Казан утлары 2. и. мәгъ. Канәгатьсезлек хисе. Ногайбәк ага алай да: – Башта берәрне тотарга булган инде, – дип канәгатьсезләнү белдереп, бераз сагая төшеп, рюмкасын өстәлгә утыртты. А.Хәсәнов Канәгатьсезләнеп алу Беркадәр вакыт канәгатьсезләнү. Иренең тагын командировкага китәсен белгәч, Асия башта канәгатьсезләнеп алды алуын. Шәһри Казан Канәгатьсезләнеп йөрү Озак вакыт дәвамындаканәгатьсезләнү Канәгатьсезләнеп тору Канәгатьсезләнгән хәлдә булу; канәгатьсезлек кичерү |