КАНӘГАТЬСЕЗЛЕК и. 1) Канәгатьләнмәгән булу, ризасызлык. Бар, канәгатьсезлек белдереп кара: аларның беркем бәйләнә алмаслык сәбәпләре әзер. Р.Мирхәйдәров. Алай да Кармак бер урында канәгатьсезлеген белдереп куйды: – Бигрәк әйбәт урнаштырдык инде, – диде. М.Маликова. Хәлиулла Әнсар белән янәшә атлаганда: – Бик салынып төштең шикелле, улым, – дип канәгатьсезлек белдерде. – Бәлки әле, сез барып җиткәнче, сугышы да бетәр. З.Хәким

2) Туймаучанлык, комсызлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә