КАНӘГАТЬСЕЗ с. 1. 1) Канәгать булмаган, канәгатьсезлек белдергән. Миңа карагач, канәгатьсез һәм тупас тавыш белән: – Нәрсә кирәк? Караңгыда шулай борчып йөрисең... – диде. Ф.Галиев. Тик ул сәламемне алып вакланмый, миңа канәгатьсез караш ташлый да кабат өйгә кереп китә. Р.Габделхакова 2) Туймас, канәгать була белмәгән, шөкер итә белмәгән. Канәгатьсез һәм комсыз кешеләр генә бара ала мондый адымга. Казан утлары 2. рәв. мәгъ. Канәгать түгел; канәгать булмыйча. Ул үз-үзеннән соң дәрәҗәдә канәгатьсез иде. М.Әмирханов. Сталин канәгатьсез генә Хрущёв тарафына карап алды да дәвам итте: – Җинаятьчеләрдән алынган байлык халык файдасына күчерелергә тиеш. Р.Батулла. – Казан үзенчә яшәргә, үзе теләгән ханны тәхеткә утыртырга, үзенең мөстәкыйль эчке һәм тышкы сәясәтен алып барырга тиеш, – диде йорт хуҗасы, канәгатьсезрәк рәвештә. М.Әмирханов |