КАНӘГАТЬЛЕК и. Канәгать булу. Аның йөзендә эчке мәгърурлыгын чак тыеп торган канәгатьлек һәм шул ук вакытта үзе генә белгән ризасызлык та чагыла. М.Галиев. Канәгатьлек, тормыштан канәгать булу хисе белән яшәп, оныкларым булыр дип өмет итәм әле Ходайдан. А.Хәсәнов. Маэмай, башын кыегайта төшеп, акыллы күзләре белән күбәләккә карап алды, аннары үзләренә таба йөгереп килүче малайны күреп, чын адәми канәгатьлек белән елмайган төсле булды. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә