КАНӘГАТЬЛЕ с. 1) Канәгать булган, риза булган; шатлыклы; канәгатьлек белдергән. Тагын бер мизгелдән исә аның яңак астына төшеп җиткән бакенбардлы йөзенә канәгатьле елмаю кунды: – О-о!.. Гафу итегез, месье Нуриев! Исәнмесез! Тыңлыйм... Р.Вәли

2) Канәгатьләнә белә торган, шөкер иткән. Канәгатьле кешедә көнчелек булмас. Мәкаль. Комсыз байдан канәгатьле ярлы баерак. Мәкаль. Шуның өчен сез дә бәхетне байлыктан яки ат, арба вә олы сарайлардан эзләмичә, бәлки күңелегезнең канәгатьле, вөҗданыгызның тыныч булуыннан эзләгез. Р.Фәхретдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә