КАНӘГАТЬЛӘНҮ II и. Канәгатьлек, ризалык. Мин сезне зур канәгатьләнү белән үз классыма алам. Р.Низамиев. Иң зирәк, иң чибәр, иң хәйләкәр кызыннан ул мондый эчтәлекле хәбәр көтми иде, яраткан кызымны бик дәрәҗәле, бик мөхтәрәм җиргә урнаштырдым дип, зур канәгатьләнү хисләре кичерә иде. М.Әмирханов. Бу хәл, ягъни авылда ислам динен хөрмәт итүчеләрнең күбәюе, Мөхәммәтнең үз вазифасын ихластан үтәве әти-әнисенең күңелләренә канәгатьләнү һәм сөенү хисләре өсти иде. С.Шәрипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә