КАНӘГАТЬЛӘНҮ I ф. 1) Канәгатьлек тою, берәр нәрсәдән мәмнүн калу, риза булу. Беренче мәртәбә күргән Гарифка бу эш ярыйсы гына ошады, һәм бу халыкның шушы эштә пешеп чыккан кешеләр икәнлегенә ул тәмам канәгатьләнде. Ш.Камал. Әйтәсе килгәннәрен әйтү белән генә канәгатьләнде. С.Поварисов. – Шәп! – дию белән канәгатьләнде. Р.Кәрами 2) Булганы белән чикләнү, риза булу, артыгын таләп итмәү. Кайчагында исә ике-өч мантый вә бер ләвәш белән дә канәгатьләнә ул. Р.Мирхәйдәров. Чәйне кайнарлап маташмады: тавык боты белән өчпочмаклар өстенә бер чүмеч салкын су салып кую белән канәгатьләнде. Ф.Яруллин Канәгатьләнә башлау Канәгатьләнүгә таба бару. Бу эт миңа баштарак өргәләп маташкан иде, соңыннан иснәп карау белән канәгатьләнә башлады. Г.Афзал Канәгатьләнә төшү Бераз канәгатьләнү. Сәлим канәгатьләнә төште Канәгатьләнеп бетү Тулысынчаканәгатьләнү. Моңа ул үзе дә бик үк канәгатьләнеп бетми, ахры. А.Гыйләҗев. Сөләймановның күңелендә бер канәгатьләнеп бетмәгән теләк – үз авылында эшлисе килү теләге – һаман сакланып йөри иде. Ә.Еники Канәгатьләнеп җитү Тиешле дәрәҗәдәканәгатьләнү, тәмам канәгатьләнү Канәгатьләнеп йөрү Озак вакыт дәвамындаканәгатьлек кичерү Канәгатьләнеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң канәгать булу. Гадәттә, күп сөйләшергә яратучылар энергияләрен сөйләшүгә тотып алҗыйлар да, чара күрәсе урынга, шул әйтелгән сүз белән канәгатьләнеп калалар. М.Юныс. Картлар кайтыр юлга чыга, Канәгатьләнеп калгач. Ә.Хәсәнов Канәгатьләнеп китү Ниндидер сәбәптәнканәгатьләнү Канәгатьләнеп тору Канәгатьләнгән хәл кичерү, канәгатьләнгән хәлдә булу. Син шул утыз-кырык малайны төрки таныту берлә канәгатьләнеп торасыңмыни? Г.Исхакый |