КАНӘГАТЬЛӘНЕРЛЕК с. 1. 1) Нинди дә булса таләпләргә туры килгән, тиешле дәрәҗәгә ирешкән. Әллә арбаның төзеклеге канәгатьләнерлек түгелгәме, әллә аяк сызлавы көчәйгәннәнме, әллә кече улының сугышып кайтуыннанмы, аның бүген бөтенләй кәефе юк иде. З.Хәким. Вафинның соравына да канәгатьләнерлек җавап бирмәдем. Г.Кутуй

2. рәв. 1) Шактый тулы, җитәрлек; тиешенчә. Моны һәр тармакның үз белгечләре генә канәгатьләнерлек итеп эшли ала. Җ.Вәлиди. Ирек имтиханда канәгатьләнерлек җавап бирде. Казан утлары

2) Күңел булырлык, туярлык, яхшы. Артистлар, гомумән алганда, канәгатьләнерлек уйнадылар. Һ.Такташ

3. и. мәгъ. Түбән уңай бәяне белдерә торган билге (белем, тәртип һ.б. бәяләгәндә). [Асия:] Имтиханны бөтенләй белмәдем... --- Ә ул «канәгатьләнерлек» дип язып куйды. И.Юзеев. Ә Люциягә «канәгатьләнерлек» дигән билге бик җитә. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә