КАНӘГАТЬЛӘНДЕРҮ ф. 1) Кемнең дә булса теләк, үтенечен һәм таләпләрен үтәү, тормышка ашыру. Кытай, Япония якларындагы милләттәшләребез, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү йөзеннән, татар телендә, гарәп графикасында күпсанлы китаплар, төрле гәзит-мәҗмугалар да бастыралар. Х.Миңнегулов. Иң тыйнак ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, шәһәр кешесе иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эштә йөри. М.Шиһапов. Биредә исә җирне пүчтәк адәмнең капризын канәгатьләндерү өчен әрәм итәләр. Х.Камалов

2) Таләпләргә, сорауга җавап бирү, туры килү. Игенчелек кенә авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Ф.Гарипова. Дәгъваларым булса да, бүгенге вазгыятьтә республикабыз Президенты алып барган сәясәт мине канәгатьләндерә. Т.Миңнуллин. Мине инде алар тулысы белән канәгатьләндерә. Х.Туфан

3) Нәрсә дә булса җитәрлек күләмдә булу. Сарай тулы алтын-көмеш тә канәгатьләндерми кызны. Әкият. Егет һәрвакыт канәгатьсез, ачулы, чөнки аның карыны ач, шундый зур гәүдәне мондый мәче ашы гына канәгатьләндерә алмый иде. Х.Камалов

Канәгатьләндерә бару Торган саен күбрәк канәгатьләндерү. Күз тимәсен, моңарчы ул үзенә тапшырылган төп вазифаны – яшьләрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә бару бурычын – нигездә уңышлы үтәп килде. Ә.Баян

Канәгатьләндерә башлау Канәгатьләндерүгә таба бару. Шундыйлар нинди дә булса властьлы урынга менеп ала да мактауга гуҗлыгын канәгатьләндерә башлый. Х.Камалов

Канәгатьләндереп алу Беркадәр вакыт канәгатьләндерү

Канәгатьләндереп килү Даими яки регуляр рәвештә канәгатьләндерү. Болгар-татар әдәбиятында исә «Кыйссаи Йосыф» бу темага язылган бердәнбер шигъри әсәр булып кала, һәм ул татар укучыларының яңадан-яңа буыннарына эстетик тәрбия биреп, зәвыкларын канәгатьләндереп килә. Ислам – татарлар һәм мөселманнар

Канәгатьләндереп тору к. канәгатьләндереп килү. Алар безнең теләкләрне тиз арада канәгатьләндереп торалар. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә