КАНӘГАТЬ хәб. гар. 1. Риза, мәмнүн. Бүген радиода «Җидегән чишмә»дән бер өзек тапшырдылар – «Юл чатында» дигән Гайнан белән Шәүрә өлешен. Һәйбәт укыдылар, мин канәгать. Г.Бәширов. Син монда шат, ахры... Син канәгать, Син килмисең монда – кайтасың. Р.Мөхәммәтшин

2. рәв. мәгъ. Канәгатьлеген белдереп, канәгатьлек сиздереп. – Бусы тулысынча минем дизайн, – диде Хәнәфи, канәгать елмаеп. М.Маликова. Карчыгының да канәгать кенә елмаеп утыруын күреп, атын да кумаска булды. Г.Галиева. Канәгать кенә сакалын сыпырып куйды хәзрәт. Р.Мөхәмәдиев

3. с. мәгъ. Ризалык, канәгатьлек белдергән. Аның бик тә канәгать кыяфәтендә тизрәк «шеф»ын куандырасы килгәне ярылып ята иде. М.Маликова. Ханның бу мәрхәмәтлелеге бик ошады, төрле яктан канәгать авазлар яңгырады: – Авызыңа бал да май, хан! М.Әмирханов. Хуҗаның йөзенә канәгать елмаю җәелде. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә