КАНА’У II ф. Кан чыгу, кан агу. Көчәнүдән иренең чәйнәлә, сыдырылып, беләкләрең каный, тырнакларың каерыла. Н.Әхмәдиев. Тырнак астында җәлладлар керткән бамбук шырпысы каный. А.Хәлим

Канап бетү Канау дәрәҗәсенә җитеп җәрәхәтләнү.Ялтыраган һәр төрткене, яр буендагы һәр ташны актарды, аларның һәрберсен тотып-тотып карады, бармаклары канап бетте, ә балдак барыбер табылмады, суга төшкәндәй юк булды... А.Хәсәнова

Канап тору Сөйләү моментында канау; озак вакыт дәвамында канау. Шулардан Б.Рәхимова үз халкына «ятка бишмәт сырма» дип мөрәҗәгать итсә, «тормышы проза булса да, үзе шигырьдән генә торган» Н.Сафина: «Без әлегә хыялларны кочып, Канап торган җиргә иңәбез...» – дип яза. Казан утлары

Канап чыгу Билгеле бер вакыт аралыгында канау

Каный башлау Канарга тотыну. Пычак тиеп киткән бармак каный башлады



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә