КАНА’У I и. лат. Озын, тар чокыр. Канау казып, сөяк тапкан саен, Тирәнәйтәм, димә, тарихны! Р.Идиятуллин.Ул болында ялгызы йөргәндә, таеп китеп, күрәсең, тирән канауга сырты белән килеп төшкән. Р.Фәизов. Машинадан төшеп, пычрак су тулы канауны сикереп чыктылар, чыклы клеверны ерып, эчкәрәк уздылар. М.Маликова |