КАНАТЛЫ II с. 1) Канаты булган; оча торган. Дүртәр канатлы энә караклары оча. М.Галиев. [Салих:] Ә син уйнаганда, минем канатлы кош буласым, болытларга, йолдызларга хәтле күтәреләсем килә, Валя... Р.Низамиев. Нурихан Фәттах аны хәтта Атлантида башкаласындагы, диңгез патшасы Посейдон гыйбадәтханәсендәге канатлы атлар белән дә тәңгәл куя. Казан утлары 2) Як-якка ачыла торган ике капкачы булган. --- Туфан, самолёт трабына чыккан президент кыяфәтендә, коттеджның икенче катына менде. Ике канатлы ишекләрне җырлатып кына ачып, балконга чыкты. М.Галиев 3) Җиңел, җиңсез киемнең җилкә турысына тегелгән волан. Озын җиңле, ябык изүле ак кофта өстеннән канатлы кара сарафан кигән [Мөнирә апагыз]. К.Кәримов 4) күч. Ашкынучан, омтылучан. Күңелем канатлы – Җиһанны кочамын. Л.Фәтхетдинова. Шәһәр өстен бизәп, канатлы хыялларны хәтерләтеп, күктә ак күгәрченнәр оча! Р.Низамиев. --- бу хис шундый көчле иде ки, Нурия үзенең яшәргәнен тойды, канатлы җаны дәртләнеп, газиз балалары, оныгы, якыннары өчен һәр мизгелдә батырлыкка, ярдәмгә, яратуга әзер иде! Р.Хәбибуллина ◊ Канатлы җөмлә Тапкыр, үткен, оста әйтелгән җөмлә. Канатлы җөмлә яшен тизлеге белән бөтен мәктәпкә таралды. Г.Кутуй. Канатлы сүз 1) Авторы яки чыганагы билгеле булган әйтем, афоризм. Гәүһәршадның «итәк-чабуларны җыештырырга вакыт җитте» дигән канатлы сүзе шул үзгәрешләргә ишарә иде. М.Әмирханов. Күпне күргән карт редакторның, яшь хезмәткәрләр белән сөйләшкәндә, бик еш әйтергә ярата торган канатлы сүзе инде бу. К.Кәримов; 2) Әдәби телдә гомуми кулланышка кергән үткен, сәнгатьле сүз яки фраза, гыйбарә. Гөпе-гөпе бииләр, биегән саен шәҗәрә тиресенең көрән каләм язган канатлы гыйбарәләреннән утлы күзләр чәчрәп чыга. А.Хәлим. Күренеп тора, монда мәкаль генә түгел, канатлы гыйбарә дә бар. Ф.Хәсәнова |