КАНАТЛАНУ ф. 1) Канат чыгару, канат үсә башлау, очарга өйрәнү (кошлар тур.). Феникс дигән кошны яндыралар. Үлде, бетте дип уйлыйлар. Ләкин ул үз көленнән яңадан чыгып канатлана.Ә.Баян

2) күч. Дәртләнү, рухлану. – Әйдәгез, ун елдан соң дип сөйләшик, – диде Зөфәр, канатланып. – Шушында очрашабыз да кемнең ни кылганын карыйбыз. М.Маликова. Әнсарның канатланып эшкә тотынуы – күбрәк гаилә бәхетеннән ул. З.Хәким. – Барабыз, җиңгәчәй, барабыз! – диде Клара, чын-чыннан рухланып, һәм аны кинәт ниндидер бер канатлану, җилкенү биләп алды. Ә.Еники

Канатлана башлау Канат күренү; канат чыгару. Каз бәпкәләре канатлана башлады

Канатлана төшү Бераз канатлану; тагын да канатлану. Бу көннәрдә бәйсезлегебез дошманнары тагын да канатлана төштеләр. Казан утлары

Канатланып алу Кыска вакытка канатлану; бераз ашкыну, дәртләнү. Шулай да, тарихны белмәгәндәй, без дә бер канатланып алдык. Р.Зәйдулла. «Шулай да поэзия бар бит!» – дип, җан өшеткән әйберләргә кул селтибез; шунда, күз ачып йомган арада булса да, күңел канатланып ала, матурлык арасында яшәвең җан көюләрен оныттыра, яшисе һәм язасы килеп китә, чөнки: «Юлда адашып калганга Маяклар тезәсе бар». Н.Нәҗми

Канатланып җитү Тиешле дәрәҗәдә канатлану; канат чыгару. Кош балалары канатланып җиттеләр

Канатланып йөрү Шактый вакыт канатланган халәттә булу. Көне буе канатланып йөрде хуҗабикәм! А.Зарипова. Гаиләдә көтелгән шатлыклы вакыйгалар белән канатланып йөргән шул көннәрнең берсендә Рафаэль эшеннән кәефсез кайтып керде. Р.Мөхәммәдиев

Канатланып килү Канатлануга таба бару.Үрдәк бәпкәләре канатланып килә

Канатланып китү Кинәттән, көтмәгәндә канатлану, дәртләнү. Таз абзый канатланып киткән һәм җыру сузган. М.Әхмәтҗанов.Эш тансыклаганга, ахрысы, ул бу көннәрдә аеруча җанланып, канатланып китә. Ә.Еники. Тәнгә, мускулларга ниндидер дәрт тула, хыяллар канатланып китә. Х.Камалов

Канатланып кую Бер тапкыр яисә кыска вакыт эчендә канатлану. Әбисенең сүзләреннән Надир үзен очарга әзерләнгән дала бөркетедәй хис итте, канатланып куйды. Н.Каштанов. Менә ул да килеп кочар диеп, Канатланып куям эчемнән. Д.Сирай.Күңел өметләнеп-канатланып куйды: димәк, бүген Ул киләчәк! Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә