КАНАТЛАНДЫРУ ф. 1) Очарга өйрәтү. Балаларын канатландыргач Карасазга сыптырса (үрдәк), очты, очты үрдәкләр дип, авызыңны күккә терәп карап калырсың. Н.Гыйматдинова

2) күч. Рухландыру, дәртләндерү, илһамландыру. Алга китеш күренмәсә дә, аны бер нәрсә канатландырды: Илһам сынып төшмәде. Р.Галиуллин. Ихтирам сине канатландырып, яшәү көче биреп тора. М.Юныс. – Кыю икәнеңне мин яхшы беләм, – диде Рәсүл, Сәлимне канатландырып. Д.Гайнетдинова

Канатландыра төшү Тагын да ныграк канатландыру. Әнисе, матур сүзләр әйтеп, кызын канатландыра төште. Казан утлары

Канатландырып алу Тиз арада, кыска вакытка канатландыру. – Күрәзәче апаң тагын ниләр әйткән соң, Нәгыйм? – дип, председатель аны канатландырып алды. К.Кәримов

Канатландырып җибәрү Бераздан канатландыру; канатланырлык этәргеч ясау. Почтамт якында гына, имеш. Бу киңәш аны канатландырып җибәрде. А.Хәлим. Район халкы шау-гөр килде, бу тәнкыйть күпләрне канатландырып җибәрде --- Ф.Садриев. 1991 елның октябрендә шәһәрдә «Аргамак» журналын нигезләү дә Кама буендагы һәм чиктәш төбәкләрдәге әдәби хәрәкәтне канатландырып җибәрде. В.Имамов

Канатландырып тору Даими канатландыру. Тиздән Казанда очрашу хыялы икесен дә канатландырып торды: Вәсим университетка керергә җыена иде. З.Хәким. Күп акча, байлык кына да адәм баласының кәефен һәрвакыт күтәреп, күңелен канатландырып тора алмый икән шул! З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә