КАНАТ II и. 1) Кошларда, бөҗәкләрдә һ.б. парлы очу органы. Кош – канаты белән, кеше дус-иш белән. Мәкаль. Әйе, әйе, ап-ак күбәләк. Ул һаман килә, ул кеше кебек көлә-көлә канатларын җилпи. А.Хәмзин. Күргәнем бар канат ныгытканда Кош баласы егылып төшкәнен... И.Иксанова

2) Кошлардагы (гадәттә, йорт казларындагы) әлеге органның идән себерү өчен файдаланыла торган өлеше. Мин ишегалдына чыгып, башта пинжәгемне салып, аны канат белән чистарттым, аннары чалбарыма тотындым. Ә.Еники. Әби канат белән идәнне себереп чыгарды да яраткан оныгына коймак пешерергә тотынды. Сөембикә

3) Таба ашларын майлау өчен җыеп бәйләнгән эре каурыйлар (гадәттә, каз каурыйларыннан ясала). Мичкә тыгар алдыннан өчпочмак, бәлешләрне майлап ала әни ул канат белән. Юлдаш

4) Балыкларның суда хәрәкәтләнү органы, йөзгеч. Бәргәләнә суда авыру балык. Силетёрлы диләр белгечләр. Күрер күзгә таза: сырты көчле, урынында канат-йөзгечләр. Р.Фәйзуллин. Беренче тапкыр балык канатларын үз күзләрем белән күрүем лә, Салих абый. Сөембикә

5) Самолётның як-ягына урнашкан кош канатына охшаш яссылыклар. Йомшак саклык белән самолётның Канатына чыгып бастың да Сикердең син киң бушлыкка. Ф.Кәрим. Беркөн кичен, инде көтүләр кайткач, авыл өстеннән Мещан урманына таба түбәннән генә, тавышы белән авыл халкын өркетеп, ике катлы канатлы самолёт очып узды. Г.Мөхәммәтшин. Казан аэропортында «кукурузник» дип йөртелгән ике канатлы җиңел самолёт бераз гына җирдән җилдереп барды да улый-үкерә һавага менеп тә китте. Р.Кәрами

6) Чана үрәчәсе. Пьявкин артык төпченмәде, арба канатына аркасы белән ята төшеп, башын өске үрәчәгә куеп хәл алуын дәвам итте. Х.Камалов

7) Җил тегермәне чарыгындагы әйләнә торган калак. Холкы-фигыле дә, тегермән канаты төсле, җил искән якка кыйбласын үзгәртеп торуны өнәми. Т.Галиуллин. Пропеллерларына утырып, без белмәгән җирләрне күреп әйләнәсе килгән җил тегермәне канатлары яныннан үтеп, Табан асты дигән җиргә китте. Р.Шәрәфиев. Авыл тормышының көлкеле дә, фаҗигале дә чынбарлыгы тегермән ташына уралып, җил һәм тегермән канатлары тавышына кушылып, он белән аралашып ага да ага. Р.Рахмани

8) Комбайнда, урак машинасында ашлыкны кискечкә юнәлдерә һәм урылган ашлыкны өем-өем итеп читкә ташлап бара торган калак. Мостафа, лобогрейка канатлары астына җыйнала торган солы кисенделәрен кулындагы агач сәнәге белән бертуктаусыз почмакка тартып, өемнәр ясый. Ш.Камал

9) Су һәм пычрак чәчрәүдән саклау өчен, тәгәрмәч өстенә аска таба колашаландырып урнаштырылган калай япма (автомобиль, велосипед һ.б. ларда). Машинаның канатына басып, Җилгә куеп егет күкрәген, Җилкәсенә автоматын асып, Бара тыңлап туплар күкрәвен. Ш.Маннур

10) Капка, тәрәзә, ишек һ.б.ш. як-якка ачыла торган ике капкачның берсе. Өч тарантас янәшә сыярлык капканың тимер читән канатлары ачылгач, ГАИ инспекторлары кулындагы аклы-каралы кәрлә күсәккә охшатып ясалган шлагбаум күтәрелде. К.Кәримов. Ике канаты челтәрләнеп коелган капкаларны узуга, күпсанлы болгарлар гөлбакчадан бара башладылар. М.Хәбибуллин

11) сир. Нәрсәнең дә булса бер аерчасы. Маңгай чәче каш канатына тигән саен өф-өфләп өргәли үзе. К.Кәримов. Дәфтәр канатларындагы вак, тигез җөмләләр Гөлкәй күңелендәге бик күп серне ача ала иде. Р.Габделхакова

12) Йорт, корылма, бина һ.б.ның ян корпусы; флигель; ниндидер җирлекнең бер ягы (өлеше). Бер йорт немецлар кулында иде, дип сөйләде ул үзе. Бер канатын, ниһаять, алалар. А.Тимергалин. Чак-су буйлап сузылган Кизләүне ике яктан да калкулыклар озата бара, әле булса көмеш бөдрәләрен коймаган өянкеләр авылның уң канатын каплап тора икән. А.Хәлим

13) сәяси Теге яки бу сәяси партиядә яки гомумән сәясәттә карашлары белән башка партияләрдән, башка төркемнәрдән аерылып торган агым. Гомумән, татарчылык проекты ул сәясәттәге «сул» канатның (ләкин коммунистик булмаган) доктринасына нигезләнә. Д.Исхаков

14) хәрби Гаскәр сафларының, сугышчан позицияләренең, фронтының уң яки сул як өлеше; кул, фланг. Уң канаттан рота командирының кул изәгәне күренде. Г.Бәширов. Көнчак хан үз гаскәрен сул канатка куйды. М.Хәбибуллин. Болгарны тар-мар иткәннән соң, татар-монгол гаскәрләре Иделне кичкәннәр дә ике канатка бүленгәннәр. Р.Хәкимов. Аксак Тимер камалышта калган уң канатындагы сугышчыларына резервтан да ярдәм җибәрә. Казан утлары

15) күч. Өмет, стимул; таяныч, терәк. Болар өстәвенә, аның иҗади омтылышларын, канатын сындырдылар. Р.Низамиев. Галимҗан Ибраһимов дәресләре аңарга [Салих Сәйдәшевка] яңа канатлар куйды. Р.Низами. Бу вакыйга минем тормышымны үзгәртеп җибәрде, гүя алар миңа тылсымлы канат бирделәр. Ә.Сәлах. Андый мәхәббәтне тудыра алган кеше минем канатымны каермас. Ул миңа яңа канат бирер. Г.Әпсәләмов

16) күч. Тормыш иптәшенә карата әйтелә торган сүз. Ир-канаты авызыннан бу сүзне ишетүгә, Назлыгөл кинәт торып утырды ---. М.Хәбибуллин. Ир-канаты «Туйбикә» дип еш телгә алгалагач, Зөбәрҗәт ханбикә оста Алпарны барып күрергә уйлады. М.Хәбибуллин

17) канатым тарт. форм. Яратып, иркәләп мөрәҗәгать итү сүзе. Син миңа пләмәш буласың, канатым! Ник дисәң, синең атаң белән мин ике бертуган малайлары булабыз. Ә.Еники. – Кемнәргә турыладың, канатым, – диде хатын. Н.Гыйматдинова. Берни дә булмады, оланым-канатым, берни дә булмады. М.Хәбибулин

Канат астына алу Яклау, кайгырту; терәк булу. Бер-берсе белән узышып үскән агачларны караңгылык үз канаты астына алган. Р.Мирхәйдәров. Ул үз куышына «кырык беренченең беренче хәтәр көннәрендә үк бөтен гаиләсен – хатынын, балаларын, туганнарын югалткан» бәхетсез ирне сыендырды, канат астына алды. Ә.Мушинский. Канат астына керү Кемнең дә булса яклавында, химаясендә булу. Мин бар көчем илә очып, аз вакытта күп җирләрне, күп нәрсәләр күреп, янә синең канат астыңа кайтып керермен. Г.Тукай. Болгар христиан динен кабул итү белән империя канаты астына керер. М.Хәбибулин. Канат астында тоту Саклап, иркәләп тоту. Өлкән хатын вазифаларын Хәдичә ханбикә башкара. Чебеш анасыдай сарайдагы хатын-кызларны үз канаты астында тота. М.Әмирханов. Канат бирү к. канат кую. Нинди көчләр миңа канат бирә Текә кыяларга очарга? В.Галиев. Канат җәю 1) Зур мәйданга таралу, каплап алу. Фәйзиев белән күрше өлкәдән төн канатын җәйгәч кенә әйләнеп кайттылар. Р.Мирхәйдәров. Җырым канат җәяр иде шунда, Җаннарга наз, сөю таратып. Ф.Шәех; 2) Кыю рәвештә эшләү, хәрәкәт итү. Шулай итеп, милли хәрәкәтнең шактый көчәйгән, киң канат җәйгән чорында Михаил Георгиевич Худяковның хезмәте дә иҗтимагый аңыбыз үсүгә үз өлешен кертте дип әйтергә мөмкин. М.Госманов. Канат җибәрү Ярсу, очыну. – Ә биләрләр? – диде ярсып, канат җибәргән хан. В.Имамов.Канат кагу Шатлану, куану. Концерт бирә кичен сандугачкай, Илһамланып, канат кагынып. Ф.Шәех. Канат каерылу Авыр кайгы яисә борчу-мәшәкатьләр тәэсирендә яшәү дәрте сүнү. Мин адашкан дустымның, канаты каерылган дустымның – Ленаның бәхетсезлегенә таба барам. А.Гыйләҗев. Канат кую Көч бирү, илһам бирү. Инде үзе өчен иң җаваплы бу минутларда да Газзәбану апасының янәшәдә генә булуы, әйтерсең лә, кызга канатлар куйды. Г.Галиева. Мин сездән бөркелгән җылы хисләрне тоям, алар миңа канат куя, рухымны югарыга, биеккә күтәрә. М.Маликова. Канат ныгыту Көч, тәҗрибә туплау, нәрсәгә дә булса өйрәнү. Өлкәннәр белән беррәттән монда яшь каләм ияләре дә зур юлга чыгар алдыннан канат ныгыталар. М.Галиев. Канат салындыру Яшәү дәрте сүнү; ышанычны, көчне һ.б.ны югалту. Иң якын дустын югалту бик авыр тәэсир ясады Рафаэльгә. Эшкә шыпырт кына, ипле адымнар белән чыгып китә һәм шул рәвешле, канатларын салындырып, күңелсез генә кайтып керә. Р.Мөхәммәдиев. Канат сыну Ышаныч, өмет, көч һ.б. бетү, югалу. Әле генә ничектер боегып, сынган канатларын читлектәге кош кебек очлайтып утырган балаларның сары коелган йөзләренә шушы унөч юллык шигырьдән нур һәм алсулык кунды. А.Хәлим. Ул һичшиксез зур шагыйрь, талантлы егет, канаты, күңеле сынарлык бик күпләрне күрсә дә, язмышның авырлыгына бирешмәгән лачын иде. Казан утлары. Канат үсү 1) Рух күтәрелү, яшәү көче арту, нәрсәдер эшләргә зур теләк, дәрт уяну. Мәхәббәт бөтен тормышыма нур сибә, миңа гүя канатлар үсте, атлап йөрмим, ә очам! Р.Габделхакова. Үзгәрдем, сизәм үзем дә, Канатлар үсте хәтта. Ф.Яруллин; 2) Көч арту, көчлеләнү. Кулларын як-якка матур итеп болгый-болгый килүче Фатыйманы күргәч, аның эченә җылы йөгерде, өстән авыр йөк төшеп, берничә мизгел эчендә канатлары үсеп чыккандай булды: хәзер ул менә-менә очып китәр сөйгәненең каршысына. З.Хәким. Канат чыгу 1) Нинди дә булса эшне башкарырга мөмкинлек ачылу, ышаныч, теләк, илһам туу. Нина иңенә канатлар чыккандай тиз генә китеп барды. Ә.Еники. Канат чыкканмыни малаеңа, Атлап түгел, очып йөри ул. Р.Вәлиева; 2) Мөстәкыйль яши, эшли алырлык хәлгә килү, җитлегү. Хәтерлим әле: без бөтенләй канат чыкмаган кошчыклар гына идек, ишегалдында кыш, минем әни мичтән өсләре кызарып пешкән өчпочмаклар чыгара... Ә.Мушинский. Унбиш-уналты яшьлек кызларның канат чыгарып беренче очышка әзерләнгән кош балаларыдай талпынулары, тәүге мәхәббәттән зиһеннәре чуалыр дәрәҗәдә әсәрләнүләре – барысы да бар иде ул биюләрдә! Р.Кәрами. Канатын каеру Кемнең дә булса көчен, эшчәнлеген, мөмкинлеген бетерү, теләк-омтылышларына чик кую. Аермыйкчы эзләп гел аерма – Канат каеручы җитәрлек. Р.Юныс. Канат яру 1) Үсеп җитү, балигъ булу; җитлегү (мәс., шагыйрь, язучы булып һ.б.). 1981 елда оешманы Чаллыда канат ярган шагыйрь Р.Вәлиев җитәкли башлады. Казан утлары; 2) Илһамлану, очыну. Сөю килде, гүя яшьлек кайтты кабат, Сүнеп барган күңел яшьнәп ярды канат. Р.Вәлиева. Рухланган күнел канат яра, Очмак булып яши һавага. В.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә