КАНАЛИЗА’ЦИЯ и. рус Торак йортлар, предприятиеләр һ.б.ш.ның тотылган пычрак суларын чистарту, агызып җибәрү өчен кулланыла торган торбалар, жир асты каналлары һ.б.ш. санитар-техник корылмалар системасы. Су, газ, җылыту, канализация торбалары үткәрәләр, экскаваторлар, тракторлар шаулап тора. Г.Әпсәләмов. Чыннан да, инфратавыш тудырырлык корылмалар калада бик күп бит: лифтлар, балкон яисә лоджия рәшәткәләре, трамвай һәм троллейбусларга энергия бирә торган җайланмалар, чүп чыгару торбалары, начар ябылган яисә бөтенләй ачык калган канализация люклары… Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә