КАНАЛ и. лат. 1) Елга, күл яки диңгезләрне үзара тоташтыру, җирне су белән тәэмин итү, сугару һ.б. өчен казып ясалган су юлы. Күлнең вак балыклары, су кудыра торган насосның эре саңаклары аша исән-имин үтеп, каналга килеп төшә дә озынборын личинкалары, төрле бөҗәкләр мыжгыган җылы суда симереп, кемнеңдер килеп тотканын көтеп ята. К.Кәримов. Төшемә кергән шәһәрнең икенчесе – Венеция. Урамнары – синең торак йортыңның дәвамы; мәйданнары, каналлары, базарлары – барысы да кочакларын җәеп сине көтеп торалар. М.Галиев. Каналның ике як яры да тигез итеп киселгән таш койма белән ныгытылган. Н.Фәттах 2) тех. Кайбер көпшәле әйберләрнең эчендәге озынча тар куышлык (мәс., мылтык көпшәсендә һ.б.) 3) анат. Кеше яки хайван организмында теге яки бу матдәләр үтеп йөри торган юл, куышлык. Ашкайнату каналы. Теш каналы 4) информ. Коммуникация системасының бер өлеше, мәгълүмат бирү өчен хезмәт итә торган элемтә линияләре (радио, телеграф, телевидение һ.б.). Алик Чаллының, Әлмәтнең, Алабуганың татарча хосусый FM каналларын боргалап карады. А.Хәлим. Тик барыбер ул үзенең туган ягын күбесенчә газета-журналлардагы рәсемнәрдән, милли каналдагы сюжетлардан гына күреп белә икән бит. К.Кәримов. Телевизор каналлары аша гына да һәр көн 2–3 өр-яңа фильм тәкъдим ителә. Казан утлары 5) күч. Нәрсәгә дә булса ирешү юлы, чарасы. Ил һәм республика прокуратуралары кичекмәстән күргән чаралар искиткеч нәтиҗәләр бирде, миллионнарча байлыкларны урлаучы дистәләгән каналлар ябылды. Р.Мирхәйдәров. Мин менә шуларның кем һәм нинди каналлар аркылы урлашуларын да, ул акчаларны кая куячакларын да --- бик беләм ---. Ф.Баттал |