КАНА кис. диал. Лабаса, бит, ич. [Әни:] Җүнлерәк әйбер, кием-салым сорап язсаң лутчы кана... К.Кәримов. Табын янына килгәч тә: – Олаеп барган көнемдә бер сыер алып унны кайтарасымны белсәм, гомеремдә сөтле чәй күрмәсәм дә риза булыр идем кана, – дип кенә әйтә алды [Җиһанша]. Р.Рахман. Дөньяны оныттырырлык Сүз әйтсәң икән кана! М.Әгъләм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә