КАН и. 1. 1) Организмда тамырлар буенча хәрәкәт итеп, тәннең күзәнәкләрен туендырып, матдәләр алмашуны тәэмин итә торган кызыл сыекча. Башкалар абайлап, култыклап өлгергәнче, йөткерә биргән шагыйрьнең авызыннан кан китте... Р.Низамиев. – Сорама, табам инде, – ди хатыны. Баксаң, ул кан тапшыра икән, шул акчага тоткын ире өчен ризык хәстәрли. Ә.Сәлах. Кан басымың да даими түгел, диләр. Ничек бертөсле булсын инде ул. А.Хәмзин 2) Малның килеп чыгышы, токымы турында. Әлбәттә, ат үрчетү белән шөгыльләнүче югары кимәлдәге осталар затлы малкайларның нәсел шәҗәрәсен, «кан чисталыгы»н кайгыртып торалар. М.Галиев 3) күч. Бер каннан, ягъни бер ана яки атадан булу белән бәйләнешле якын туганлык; кардәшлек, борынгыдан килгән нәсел бәйләнешләре. Кан гына түгел, җан, рух, мәңгелек моңнар да берләштерә Ярулла бабай оныкларын... Р.Низамиев. Шул форсаттан катнаш никах туа; Нәсел китә ятка, кан китә! Ф.Гыйззәтуллина. Югыйсә бит әлеге Сүз мең тапкырлар инде тел өстеннән тәгәрәп дөньяга чыккан – игътибар итмәгәнсең, җан тибешен, кан кычкыруын ишетмәгәнсең генә. М.Галиев 4) күч. Сугыш кырында көрәшеп үлү; үлем. Салават мәңге сәламәт! Каны безгә – аманәт, китермәбез яман ат. Ш.Бабич 5) күч. Кеше үтерү, шуның гаебе. Җинаятьчеләргә хас алым – кан белән, ягъни үтереш белән бәйләп куймакчы. Р.Мирхәйдәров 2. с. мәгъ. Бик якын туган булган, каннары бер булган. Ватансыз калган кан кардәш Кырым татарларының фаҗигасе таулар күкрәгенә мәңге кичерелмәс яра булып уелган. М.Галиев ◊ Кан агулау к. кан бозу (2 мәгъ). Кан агызу к. кан кою Күсәк белән башка ору, бәкегә салу, асу-кисү, кан агызу кебек вакыйгалы, төннәрен саташып уянырлык бәетләрдән туйган булгандыр Хатип ага. М.Галиев.Кан бәрү к. кан йөгерү. Кан бозу 1) к. кан бутау; 2) Ачуланышу, әрләшү, ярсу һ.б. аркасында кәефне төшерү. Кичә [Тәзкирәгә] үз бригадасындагы кайбер кешеләр белән әчелешле булырга, канын бозарга туры килгән иде. Ф.Хөсни. – Сезнең бәрәңге эре ---. Өч-дүрт төп казыйм әле кунакларга бәлешкә, – дип, канны боза иде [Гөлсем]. Н.Гыйматдинова. Кан бутау Төрле дин, башка милләт кешесе белән өйләнешү. Канга бату Сугышып яки кыйналып, бик нык канга буялу. Канга баткан Саруханов янында теге кызлар елаша, ике зур кунак та югалып калган иде.Р.Сәгъди.Канга буялу Кеше үтерү, шуңа катнашы булу турында. Канга сеңдерү Истә калдыру, ныклап үзләштерү. Ярый әле, бәхетемә күрә авылда туып үскәнмен, шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләрнең сөйләшүен, хәрәкәтен, үзара мөгамәләсен каныма сеңдергән булганмын. Казан утлары. Канга сеңү Нык урнашу, гадәт булып китү. «Вакыт ага» дибез, һәм без аны, канга сеңгән гадәт буенча, аккан су кебегрәк күз алдына китерәбез. А.Гыйләҗев. Шәле тәрбиясе канына сеңгән куркусыз Камил Кәримов кына: – Ринат Мөхәммәдиев режимын урнаштырсаң, без Сезне Рәмис Аймәттән кыйнатабыз, – дип, бер күзен кысып кына елмайгандай итте дә, «юк, юк, мин бер сүз дә әйтмәдем» дигәндәй, як-ягына каранып алды. Т.Миңнуллин. Канга тоз салу Хурлап, кимсетеп, явызлык эшләп рухи газаплау. Һидаят абый миңа карый да, укытырга иде сине, буең юк шул, дип канга тоз сала. Сәхнә. Канга төшү Үзәккә үтү, тәмам туйдыру. ГЭСны төзеп бетергәннән бирле, менә елдан артты инде, [Фёдор Иванович] тәмам каныбызга төште. А.Гыйләҗев.Канга тузу к. канга бату. Канга тузып ята юл чатында Бер өч яшьлек бала гәүдәсе. М.Җәлил. Кан дошман(ы) Бик нык дошман яисә күрә алмаган кеше турында. --- Патшалы Россия хәтта үзе дә олы музыка дөньясына соңлабрак килеп керә. Шулай булгач, аның биләмәсендәге башка милләтләргә, бигрәк тә дәүләтчелеген югалткан, чукынырга теләмәгән «кан дошман» татарга ни сан кала соң? Р.Низамиев. Җырлавыңнан ничек тукталасың Кан дошманың анда сөендереп, Кыр казына яфрак изәп калган Каеннарның башын иелдереп. Ф.Гыйззәтуллина. Кан елау Зур кайгыдан, хәсрәттән бик әрнеп елау; 2) Авыр тормыштан, хәсрәттән интегү, зарлану. Соңыннан гомер буе күз яше түккәнче, бер тапкыр кан елау хәерлерәк. М.Хәсәнов. Кан имү к. кан эчү. Кан йоту Бик нык борчылу; тирән кайгы кичерү. – Я инде, илаһым, боларның миндә ни эше бар икән?! – дип кан йота [Мәрьям]. Г.Ибраһимов. Кан йөгерү 1) Кан тамырлары шартлап, тәннең бер урынына күпләп кан җыелу. [Фатыйманың] йөзендә кызгылт таплар күренә, күзләренә кан йөгергән иде. Ш.Камал; 2) мед. Баштагы кан тамырларының шартлавы аркасында мигә кан җыелу, таралу; инсульт булу. Кан кайнау 1) Ярсу, кызып китү. Әйе, шушы Бөтенроссия мөселман хәрбиләрнең Шурасын барлыкка китергән данлыклы морзалар токымының дәвамчысы, 22 яшьлек прапорщикның милли тамырлары кузгалып, каны кайнаган көннәр бу. И.Таһиров; 2) Дәртләнү. Яшьләрнең каны кайный. М.Галиев. Кан кату 1) Артык нык куркып катып калганда була торган тойгы турында; 2) Бик нык ачу килү, рәнҗү, күңел кату, гафу итә алмау турында. [Башкирцев] атасы гражданнар сугышында үлеп калгач, революция дошманнарына карата каны катып, канлы көрәш юлына кереп киткән. М.Әмир. Кан катыштыру к. кан бутау.Кан качу 1) Каты курку, ачу яки берәр төрле авыру аркасында иреннәрнең, битнең агарып, күгәреп китүе турында. Тәнзиләнең йөзеннән кан качты. Эндәшерлек көче юклыгы күренеп тора иде. Шәһри Казан; 2) Үлгән кешенең йөзе агарган булу турында. Аның каны качкан, сүрелгән йөзен, тирән итеп казылган, аста махсус уем-ләхет алынган кабергә төшерер алдыннан, салкын кояшка ачканнар иде. Ә.Мушинский. Кан корыткыч Кешеләрне җәфалаучы, йөдәтүче, бәйләнчек кеше турында. Кан костыру Кешегә берәр төрле яхшылык кылып, соңыннан, «мин сиңа шуны эшләдем, моны эшләдем» дип, я башкача ул кешенең күңелендә уйнау, йөдәтү. Кан косу Чирләү, авыру. Кан косудан ничек аралыйсың Гамилләрең... Тукай... Туфаннарың? Ф.Гыйззәтуллина.Кан кою 1) Күпләп кеше үтерү. – Без кан коюга каршы, – диде Фәрит. – Без бандитлар түгел. Ә җинаятьләре өчен тиешле урында хөкем ителерләр. И.Хуҗин; 2) Сугышу, сугышта катнашу, яралану. Тагын 114 татар язучысы һәм шагыйре XX гасырның иң зур афәтләреннән берсе – Ватан сугышы кырларында кан койды. Казан утлары. Кан коюлы к. канкойгыч. Ләкин бу кан коюлы болгавыр чор адәми затның биологик күңел төпкелендә йокымсырап яткан динозаврны уяткан – фаҗига шунда. А.Тимергалин. Кан кыздыру Ачуын китерү. Дус санаган кешесенең тирә-якта явызлыгы, наданлыгы, кансызлыгы һәм ришвәтче булуы белән дан тоткан прокурор икәнен белеп алгач, төрмәдәшләре дә канын кыздырырга үз өлешләрен кызганмаганнар. Р.Мирхәйдәров. Кан кызу Ачу килү. Мәүлиха түтинең [Әпипәгә] күптән үк каны кызып утыра иде. Г.Бәширов. Канлы яшь белән Бик каты ялынып, ялварып. Каннан килү Нәселдән килү. Кан(ны) корыту Аптыратып бетерү, йөдәтү. Кайткач тотып каезлармын әле менә үзен, бик канымны корытса [дип уйлады Фатих]. Р.Төхфәтуллин. Кан саву 1) Берәр әгъзага, органга кан җыелу. Харам эчемлек куллангач сүзгә килдек, һәм мин бер кешегә суктым, ул, бәрелеп, баш миенә кан савып үлде. Х.Гәрәй. Сулыш алулары да кыен, тамактан ризык та үтми, тәмәке тартырга да хәл юк – бөтен эч мускулларына кан сауган. М.Галиев; 2) Онытылмыйча, истән чыкмыйча, күңелне әрнетеп тору. Чыдаса да чыдый икән бу йөрәк дигәнең... Ул көннәрдән соң юкса алтмыш еллап вакыт узса да, йөрәгемдә калган шул җәрәхәттән әле дә булса кан сава. Г.Галиева. Зәңгәр экраннардан Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы турындагы кинофильмнарны караганда, йөрәкләргә кан сава. Юлдаш. Кан сыеклау Ачу китерү, интектерү. Кан тарату Кан хәрәкәтен, йөрешен көчәйтү, активлаштыру. Тик аякларыгызның канын таратып алсагыз, кайтырга җиңелрәк булыр иде. М.Фәйзи. --- учак янында гәпләшеп-бәхәсләшеп, кымыз йота-йота кан таратып, акыл җыеп утырырга яраткан Баһадур җания --- болай ди: – Арысланнар белән боланнар бер көтүгә йөрмиләр. М.Галиев.Кан тарту Туганлык мөнәсәбәте өстенлек алу. Җан тартмаса, кан тарта. Мәкаль. 16 яшемнән үзлегемнән татар телен өйрәнә башлавым – кан тартуыдыр. Сәхнә. Кан түгү к. кан кою. Кан уйнау к. кан кайнау. Кыскасы, Регина тиле көчкә ия, касык, таза гәүдәле Шөрепкә битараф булмаса да, дөньясын онытып мөкиббән китмәде. Каны артык уйнамады.Т.Галиуллин.Канын сыгу к. кан эчү. Кан эчү 1) Бик нык җәберләү, мыскыл итеп яшәү. Бушка эшләп йөреп, төрле яклап сөлекләр кебек кан эчүчеләр чорнап алса, өстәвенә зыялылар матбугат аша икенче сортлыга аерып ятса, эчү түгел, әллә нинди хәлләргә төшәрсең... Татарстан яшьләре; 2) Изү, эксплуатацияләү, файдалану. Кан эчкән кара хөсет Иделгә көри гайбәт: – Чукынган милләт әйбәт! – Буйсынган милләт әйбәт!Ф.Гыйззәтуллина.Дөрес, хәзерге сәяси режимнар заманча политтехнологияләр һәм пиар ярдәмендә ялганны нечкәрәк җептән тукый, һәм талау, кан эчү масштабы белән элгәрләреннән күп тапкырлар уздырып җибәрә. Ватаным Татарстан. Кан ягу иск. Каныгу, үчегү. Авылга керү белән этләре дә теләнчегә каннарын ягалар тагын. Г.Толымбай. [Күзне] кан басу Ачудан, бик нык ярсудан бернәрсә дә күрмәс хәлгә килү; күзләр томалану. |