КАМЫШЛЫК и. Камыш күп үсә торган урын. Елга буйларында камышлык. А.Гыйләҗев. Аһ, андагы язгы һава, аһ, андагы язларда, җир яшәргәч, Элә елгасы бөгәлләрендәге камышлыкларда бәрде, табан, мәрсин балыкларының бар тирә-юньгә такта бушаткан, суда ишкәк чайпалткан тавышлар бар итеп, камыш сабакларын дөңгердәтә-дөңгердәтә уылдык чәчүләре!.. А.Хәлим. Ә безнең Шушманың кызыл ярга борылып киткән урынында нинди шәп камышлык! Казан утлары |